123ru.net
World News in Tatar
Октябрь
2020

Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә

0
Халыкара бәйгеләр лауреаты Динар Бәдретдинов: Баянның дәрәҗәсен арттырасым килә

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халыкара конкурслар лауреаты Динар Бәдретдиновның 35 яшьлек юбилеена багышланган концерт уза. Ул баян уен коралының дәрәҗәсен күтәрергә теләве турында «Татар-информ» хәбәрчесенә кичә барышында сөйләде.

«Концертларда җырчылар беренче планга чыгып баса, баянчылар артта тора. Баянчыларның күбесе сольный концертлар да бирми. Баян уен коралын еш кына „икенче сорт“ дип кенә карыйлар. Аның дәрәҗәсен күтәрәсем килә. Баян тавышын махсус тыңлап кына да кеше ял итә ала. Музыка өлкәсеннән китәргә дә теләгән идем, үземне төрле юнәлештә сынап карыйм, шуларның берсе — алып баручы», — диде юбиляр хәбәрчегә. Динар Бәдретдинов ике ел дәвамында «Сәйдәш» ансамблен җитәкләгәнен сөйләде. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 17 ел эшлим, һәм, ниһаять, күптәнге хыялым чынга ашты — үзәктә педагог буларак эшли башладым. Биредә үзешчән баянчылар уйный. Аларның кайберләре профессиональ баянчылардан да остарак башкара», — диде ул.

Баянчы һәвәскәр ансамбльне бабасы исеме белән атаганын әйтте. «Ансамбльне сирәк исем — бабаемның исеме белән атарга булдым. Ул да баянчы иде, кайчандыр „Уйнагыз, гармуннар“ бәйгесендә катнашып, җиңеп кайткан иде. 86 яшендә вафат булды. Аның башлаган эшен әлеге ансамбль дәвам итә», — диде Динар Бәдретдинов һәм үзе җитәкләгән ансамбль белән татар халык көйләрен уйнады.

«Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев юбилярга мәдәният үзәгендә күп еллар хезмәте, мәдәният өлкәсенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты бирде. «Динар белән без күп еллар таныш, гастрольләрдә бергә йөрдек. Сиңа исәнлек-саулык телим. Син уникаль музыкант, эшкәртмәләрең башкаларныкыннан аерылып тора. Ул „Сәйдәш“ үзәгенең горурлыгы, йолдызы. Динарга хәтта Париж халкы да алкышлады», — диде ул. Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» үзәге директоры урынбасары Лима Кустабаева фикеренчә, Динар Бәдретдинов күптән Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек. «Үзәктә директор булып эшләгәндә үк Динарның иҗат юлыннан үсешен күрдем, барысы да күз алдында булды. Мин аны халык һәм композитор көйләрен башкаручы виртуоз баянчы дип атар идем. Мәдәният министрлыгы аңа „атказанган“ исемен бирсен иде», — ди ул.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та котлады. «Иҗатта дуслар булмый, дигән фикер белән килешмим. Без аның белән консерватория елларыннан ук дуслар. Йөгерек бармаклары кебек алга таба да актив булуын телим», — диде җырчы. Татар эстрадасы артисты Альбина Кармышева Динар Бәдретдинов белән хәйрия чараларында катнашканын сөйләде. «Ул мине зур сәхнәгә чыгарды. Декрет ялында идем, Татар дәүләт филармониясендә концертында катнашырга чакырды. Яман шеш белән авыручы балаларга бергә концертлар куйдык. Кайда катнашырга чакырсам да, беркайчан да „юк, килмим“, димәде. Шуның өчен дә ул зур хөрмәткә лаек», — диде җырчы. Юбилей кичәсендә Динар Бәдретдиновның иҗатташ дуслары, «Сәйдәш» мәдәни үзәге биючеләре, Казан дәүләт мәдәният институты ансамбле, «Just Brass» төркеме чыгыш ясады. Шулай ук «Рәхмәт сезгә, әткәй-әнкәй» җыры белән сәхнәгә беренче тапкыр юбилярның кызы — Зәринә Бәдретдинова да чыкты.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Свыше 3 тысяч жителей Академического района получили жилье по реновации


Спорт в России и мире
Москва

Победа спортсменов Центра боевых искусств


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Пятая ракетка мира Пегула не выступит на турнире WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура выясняет источник появления масляных пятен в Москве-реке





Путин в России и мире
Москва

Алиев: доволен развитием отношений Азербайджана и России


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Губернатор Поморья встретился с президентом Беларуси Александром Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский взял Залужного в заложники? В Киеве начинается новый скандал


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Арутюнов

Финалист шоу “Голос” Сергей АРУТЮНОВ прямо при выезде со своего сольного концерта в Кремле cлучайно сбил девушку. А ей оказалась солистка группы Демо.



Москва

Поплавская сообщила, что ее мужа избили после ДТП в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net