Бөгелмәдә яңа театр сезоны ачылды
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бүген Бөгелмәдә 86нчы театр сезоны ачылды. Театрда Covid-19 инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык чаралар да күрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте. Алексей Баталов исемендәге драма театры тамашачылар өчен ике премьера әзерләде. Октябрь аенда бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары «Хуш, конферансье» спектакль-концертын һәм «Уңыш бәйрәме» драмасын карый алалар. Театр хезмәткәрләре «Covid-19» таралу куркынычын чикләү өчен барысын да эшли: спектакльләргә билетлар залның 75 процентка кадәр тутырылуын исәпкә алып сатыла, ә бүлмәләрдә дезинфекция чаралары кулланып, генераль җыештыру үткәрелгән. Идәнгә мөмкин булган минималь социаль дистанцияне билгеләү өчен 1,5 метр саен тамга куелган. Бинада антисептикалы дозаторлар урнаштырылган, алардан тамашачылар файдалана ала, ә спектакльләр күрсәткән көннәрдә зал антракттан соң һәм спектакль тәмамланганнан соң дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк, диелә хәбәрдә.