Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк. Кинотасмага 2014-2016 елларда органны реконструкцияләү кадрлары кергән. Бу хакта Татарстан Композиторлар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Тамашачылар Консерваториянең зур залындагы тарихи органга — бөек француз остасы Аристида Кавайе-Коляның соңгы иҗатына багышланган картинаның киңәйтелгән версиясен беренче тапкыр күрәчәк. Аңа 2014-2016 елларда музыка коралын реставрацияләү кадрлары кергән», -диделәр матбугат хезмәтендә. Мәскәү консерваториясенең Зур залы органы — илдәге иң борынгы һәм зур орган. Моннан тыш, оста мастер Аристид Кавайе-Коль ясаган һәм әле дә концертларда кулланыла торган дөньядагы бердәнбер шундый инструмент. Ә калганнары исә чиркәүләрдә. Зур зал органы 1899 елда ясалган һәм беренче тапкыр 1900 елда Парижда узган күргәзмәдә яңгырый. Анда ул алтын медаль һәм Гран-при яулый. Шуннан соң музыка коралын Мәскәүгә алып кайталар һәм Консерваториянең Зур залында урнаштыралар. Шулай итеп, 2020 елда бу органның халык алдында беренче тапкыр яңгыравына 120 ел тулды.