Түбән Кама перинаталь үзәге үзенчәлекле коллекциягә ия булды
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәге стеналары яңа туган сабыйлар фотосурәтләре белән бизәләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Җирле фотограф Елена Шәрәфуллина, үзе дә ике бала әнисе, яңа туган балаларны фотога төшерү белән мавыга. Эш дәверендә Елена бик күп матур фотографияләр туплаган, аларны Түбән Кама перинаталь үзәгенә илтергә булган. Бүген ул даими күргәзмәнең 82 экспонатын бала тудыру йорты белгечләренә тапшырган. Картиналар медицина персоналын һәм, әлбәттә, биредә ятучы хатын-кызларны сөендерәчәк. Шунысын да әйтеп үтик, барлык фотография геройлары да диярлек Түбән Кама бала тудыру йортында дөньяга килгән.