Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике пациент вафат булды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булган пациентның берсе — 1963 елгы хатын-кыз. Аңа «коронавирус инфекциясе» диагнозы куеп, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә вакытлыча инфекцион госпитальгә җибәрәләр. Пациентның хәлен пневмония, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе катлауландырган. «Үлем сәбәбен патолого-анатомия экспертизасы расланган. Вирус идентификацияләнгән», - диделәр матбугат хезмәтендә. Шулай ук Казанда яшәүче 1966 елгы ир-ат та вафат булган. Аңа ике яклы пневмония диагнозы куялар һәм Республика клиник инфекцион хастаханәсенә алып китәләр. Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, пациентның йөрәк-кан тамырлары системасында хроник авырулары булган. Үлем сәбәбен шулай ук лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә ачыклаганнар. 8 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 83кә җитте. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә республикада коронавирусның 31 яңа очрагы ачыклануын язган иде.