Иртәгә Екатеринбургта сабыйлар өчен татар теле курслары башлана
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башланып китәчәк. Бу хакта Екатеринбург татарларының ВКонтакте төркемендә чараны оештыручылар хәбәр итә.
Татар теле курслары балаларны ике төркемгә бүлеп укытылачак. Кече төркемдә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган сабыйлар шөгыльләнәчәк. Өлкәнрәкләр төркемендә 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган балалар белем алачак.
Дәресләргә төсле кәгазь, альбом, пластилин, буяулар, пумала, клей, карандашлар алып килү сорала. Боларның барысын да кабинетта калдырып булачак. Баланың исем-фамилиясе төшерелгән папка гына кирәк, ди курсларны оештыручылар.
Балаларның әти-әниләре өчен махсус татарча сөйләм клубы да булдырылачак. Шимбә көннәрендә ата-аналар белән очрашулар сәгать 11.00дә башланачак. Әти-әниләрдән үзләре белән блокнот яисә дәфтәр, каләм һәм чәйгә тәм-том алып килү сорала.
«Яңа уку елы белемнәргә бай һәм күңелле булсын. Сезгә һәм балаларыгызга сәламәтлек телибез. Яңа материалны җиңел генә үзләштерерсез, дип ышанабыз», — дигән теләктә кала курсны оештыручылар.