Коронавирус белән җиңелчә авырган кешеләр кабат Covid-19 йоктырырга мөмкин
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Ирина Романова). Covid-19 коронавирусы белән җиңел формада авыручылар яңадан йоктырырга мөмкин, чөнки инфекциягә каршы иммунитеты юк. Бу хакта «Россия сегодня» агентлыгында онлайн-конференциядә медицина фәннәре докторы, йогышлы авырулар буенча табиб Николай Малышев сөйләде.
«Антитәнчек һәм күзәнәк иммунитеты алты айдан юкка чыга. Әмма җиңел формада авырган кешеләрнең сакланырга мөмкин булган иммунитеты юк», — диде табиб.
«Хәзер авыруны йоктырган кешеләр арасында икенче тапкыр авыручылар да булырга мөмкин», — диде ул.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Германия галимнәре коронавирус белән авыручыларда антитәнчек саны кимүен ачыклаган.