Яшел Үзән заводының яңа җитәкчесе итеп Александр Филиппов билгеләнде
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводның яңа генераль директоры итеп Александр Филиппов билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа җитәкчене Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тәкъдим итте. Ул судно төзелеше предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары буларак Александр Филипповның эшен югары бәяләде, аңа яңа вазифасында уңышлар теләде.
Александр Филиппов Горький исемендәге заводта 1997 елда ук эшли башлаган. Эшчедән генераль директорның беренче урынбасарына (2019 ел) кадәр күтәрелгән. Ул Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы һәм Россия Оборона министрлыгының «Михаил Калашников» ведомство медале, шулай ук башка бүләкләр иясе булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Яшел Үзәндә Горький исемендәге заводның элеккеге җитәкчесе Александр Карпов авырудан соң сентябрь уртасында вафат булды.
«А.М.Горький исемендәге завод» акционерлык җәмгыяте «Ак Барс» судно төзү корпорациясе» АҖ составына керә.