Миңнеханов профессорларны Казан дәүләт медицина академиясе юбилее белән котлады
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясе коллективын уку йортының йөз еллыгы белән котлады. Тантаналы чарада республика җитәкчесе «Академиянең профессор-укытучылар составын алга таба да һөнәри бурычка хезмәт итү үрнәге булачак», дип ышаныч белдерде һәм аның Covid-19 коронавирус пандемиясе белән көрәшкә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Шунысы игътибарга лаек, легендар Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институты (академиянең беренче исеме) ТАССР төзелүнең 100 еллыгында юбилеен билгеләп үтә. Казан институты СССР вакытында диплом алганнан соң белем бирүче беренче мәгариф учреждениесе булды. Нәкъ менә аның мисалында барлык Советлар Союзында табибларны камилләштерү институтлары системасы булдырылды», — диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Бөек Ватан сугышы елларында институт кыска вакыт эчендә фронт өчен медиклар әзерләүне тәэмин итте. «Институтның хезмәткәрләре госпитальләрдә хезмәт куйды. Табибларның зур тәҗрибәсе, фәнни казанышлары, нәтиҗәле белем бирү технологияләре ярдәмендә академия медицина кадрлары әзерли торган уку йорты булып танылды. Бүген аның укытучылары Россиядә һәм чит илләрдә лаеклы абруйга ия», — диде ул.
«Бүген академия федераль пилот проектларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Шуларның берсе — „Россиядә медицина реабилитациясе системасын үстерү“. Академия зур халыкара спорт чараларын уздыруны тәэмин итү өчен махсус табиб кадрлары әзерләүгә зур өлеш кертте», — дип дәвам итте ул.
Миңнеханов сүзләренчә, яңа коронавирус пандемиясе шартларында академия укытучылары интерактив белем бирү модульләре эшләгән, алар Covid-госпитальләрдә пациентларны дәвалау өчен табибларны махсус әзерләргә мөмкинлек биргән.
Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм Казан дәүләт медицина академиясе коллективына рәхмәт әйтте.