Татарстанда янә томан төшәчәк
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстан буенча томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика территориясендә салкынча һава торышы сакланачак. «Татар-информ» агентлыгы төбәктә әбиләр чуагы кайчан кабатланачагы турында хәбәр иткән иде.