Алинә Заһитова Владимир Путинны туган көне белән котлады
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады. Бүген, 7 октябрьдә дәүләт башлыгына 68 яшь тулды. 18 яшьлек спортчы Инстаграм социаль челтәрендә үз битендә дәүләт башлыгы белән төшкән фотосын сториска куйган һәм «Владимир Владимирович, туган көнегез белән!» — дип язган Алинә Заһитова.
18 яшьлек фигуралы шуу остасы күптән түгел үзен «Ледниковый период» тамашасының яңа сезонын алып баручы ролендә сынап карады.