«ШАЯН ТВ» каналы вәкиле «ТЭФИ-KIDS 2020» милли премиясе финалчылары арасына кергән
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә Мәскәүнең Et Cetera театры бинасында «ТЭФИ-KIDS 2020» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булган. «ШАЯН ТВ» каналы вәкиле Гөлназ Газизҗанова 30 финалчы арасына кергән. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Кызыл келәмнән хезмәттәшебез Гөлназ Газизҗанова үтте. Ул бәйгенең 30 финалчысы исемлегенә керде һәм кичәге тантанада каналыбызның данын яклады», — дип уртаклаша канал.
Гөлназ Газизҗанова режиссерлыгындагы «Бергәләп өйрәник» проекты СТС-kids каналының «Развлечеба» һәм «Nickelodeon» ның «Всеология» тапшырулары белән көч сынашкан.
«ШАЯН ТВ» каналы сынатмады, үз эшен бик югары дәрәҗәдә күрсәтте. Бөтендөньяга танылган, тәҗрибәле, зур тарихлы каналлар белән көч сынашу, әле 2 яшен генә тутырган каналыбыз өчен бу зур җинү», диелә әлеге хәбәрдә.