Путин Дума оппозициясен Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашырырга өндәде
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутатларына ил Конституциясенең яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча бик четрекле эш башкарырга туры киләчәк. Законнарга кертелгән төзәтмәләр турында фикер алышканда барлык фракцияләрнең дә вәкилләре катнашырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин фракция башлыклары белән әңгәмә вакытында шул хакта әйтте.
«Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча фикер алышканда күзәтелгән фикерләр, идеяләр күптөрлелегенә хәзер дә ихтыяҗ бар. Шуңа күрә, хөрмәтле коллегалар, шул исәптән оппозицион фракцияләрдәге коллегаларда да, Конституциянең яңа нигезләмәләрен тормышка ашырганда актив катнашуыгызны, аларның текстларын әзерләгән эшче төркем белән гел элемтәдә булуыгызны сорыйм», — диде Путин.
Россия Президенты әйткәнчә, Конституцияне үзгәртү белән бәйле төзәтмәләр пакеты парламентның түбән палатасына кертелгән инде. Сайлаучылар фикер алышуның тулы хокуклы катнашучылар булсын өчен, дәүләт башлыгы депутатларга алар белән туры элемтә урнаштырырга кушты.
«Яңа Конституция нигезләмәләре буенча законнарны тирәнтен һәм төрле яклап өйрәнгән саен, безнең уртак нәтиҗәбез яхшырак, илнең хокукый системасы шуның кадәр нәтиҗәлерәк булачак», — диде Путин.
Россия Президенты фракция башлыкларына хакимиятне тәнкыйтьләү һәм милли темалар буенча конкрет тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерде. Ул Хөкүмәткә бу тәкъдимнәрне агымдагы эштә исәпкә алырга кушты.