Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортын реставрациялиләр
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортында реставрация эшләре башланды. 1858 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора. Реставрация тәмамланганнан соң бинада күренекле татар эшлеклесенә багышланган музей барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезәмте хәбәр итә. Эшләр башланыр алдыннан белгечләр югалган элементларны максималь төгәллек белән торгызу өчен тарихи-архив тикшеренүләрен уздырган. Шулай итеп, йортның кирпеч коймасы һәм ишек өстендәге япмалары яңадан торгызылачак. Проект зур күләмле ремонт-реставрация эшләре алып баруны күздә тота, алар тәмамлангач, авария хәлендәге бина норматив халәткә китереләчәк, дип планлаштырыла. Беренче этапта белгечләр черегән агач идәннәрне сүтүгә кереште. Реставрация инициаторлары - «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет оешмасы, диелә хәбәрдә.