Россиядә Covid-19 вакытында интенсив терапиягә мохтаҗ пациентлар саны билгеле
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 вакытында реанимация ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр саны билгеле. Бу хакта медицина фәннәре докторы, профессор, инфекционист Николай Малышевка сылтама белән РИА Новости яза.
Табиб мәгълүматлары буенча, коронавирус инфекциясе вакытында Россиядәге пациентларның якынча 4 проценты интенсив терапиягә мохтаҗ.
«Төрле мәгълүматлар буенча, пациентларның 4 процентка якыны реанимация ярдәменә, интенсив терапиягә мохтаҗ», — диде белгеч.
Алдарак «Татар-информ» Россиядә коронавирус очракларының кайчан кимиячәге турында язган иде.