Татарстан Диния нәзарәте мәчеткә шәхси намазлык белән йөрергә киңәш итә
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте коронавирус инфекциясенә каршы саклык чаралары, җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү турында искәртте. Бу хакта нәзарәтнең сайтында хәбәр ителә. «Сездән сулыш органнары өчен шәхси саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез», - диелә хәбәрдә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә.