Татарстанда танышын үтереп, мәетен елга буенда яндырган ир-атны ун елга хөкем иттеләр
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда танышын үтереп, аның мәетен елга ярында алып барып яндырган ир-атны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Судта ачыкланганча, апрель урталарында Аксубай районының Мюд авылында яшәүче 30 яшьлек исерек ир-ат кибет янында үзенең танышы белән сүзгә килә. Алар җигелгән ат арбасына утыралар, ызгыш дәвам итә. Җинаятьче ир-ат танышын тимер таяк белән кыйный. Зыян күргән ир-ат имгәнүдән вафат була. Шуннан соң җинаятьче мәетне Олы Сөлчә елгасы буена алып барып, яндыра. Ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар һәм 10,6 елга кырыс режимлы колониягә җибәрделәр.