Татарстанда бераз яңгыр көтелә
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, чәршәмбе көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, бераз яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус була. Көндез 16 градуска кадәр җылыта.