Апас районы кырында трактор янган
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районы кырында тракторга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләргә Дәвеш авылы янында трактор януы турында 19.00 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Алар янгынны сүндергән.
40 яшьлек йөртүче ут капкан трактордан чыгарга өлгергән. Зыян күрүчеләр юк.
Авыл хуҗалыгы техникасына ут кабу сәбәбен ачыклыйлар.