Актаныш районында укытучыларны Айдар Галимов котлады
(Актаныш, 4 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Актанышта укытучылар бәйрәме үтте. Әлеге чарага Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов та чакырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 3 октябрь көнне Актаныш бүләк базасында бик матур чара булды. Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде. Укытучылар бәйрәмен башлап, район башлыгы Энгель Фәттахов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.