Казанның Миль урамында автосервиста янгынны сүндерделәр
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ут белән көрәшүчеләр Казанның Миль урамында автосервис бинасында чыккан янгынны сүндерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ут белән көрәшүчеләргә янгын турындагы хәбәр көндезге дүртенче яртыда килгән. Алар урынга ике минутта килеп җиткән һәм ундүрт минут эчендә янгынны сүндергән. Шаһитлар бина эчендә машина барлыгын әйтә. Хәзер янгынның сәбәбен, шулай ук зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.