Татарстанда томан һәм төнлә -3 градуска кадәр салкын һава торышы көтелә
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә томан һәм кырау төшүе көтелә. Республикада төнлә минималь температура -3 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартларының бозылуы көтелә. «5 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне Татарстанда салкынча һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткән иде.