Татарстанда клиентлар битлексез булган өчен кибетләрне һәм кафеларны япканнар
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда клиентлар битлексез булган өчен кибетләрне һәм кафеларны япканнар һәм штраф салганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бу атнада республиканың район судлары санитар-эпидемиологик таләпләрне янә бозган өчен биш эшне карады. Казанда кафе хуҗасына сатучы битлек кимичә хезмәт күрсәткән өчен 500 мең сум штраф салганнар. Башкаланың челтәрле кибетләренең берсе битлек кимичә кергән кешеләргә товар саткан өчен 150 мең сум штраф түләячәк. Арча районында кибетне 15 тәүлеккә япканнар, анда кибетчеләр шәхси саклану чарасын кимичә эшләгән. Казанда шундый ук хокук бозган өчен 10 тәүлеккә кафены япканнар. Чистайда кибет ябылган, анда сатып алучыларга кулларын эшкәртү өчен антисептик булмаган. Бу кафе һәм кибет хуҗалары элек тә шундый ук хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.