«Зенит-Казан» капитаны: Бик тә җиңәргә теләдек
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Зенит-Казан» һәм «Локомотив» арасында волейбол буенча Россия Суперкубогына уен казанлылар өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе булды. Бу хакта «Зенит» капитаны Александр Бутько сөйләде.
«Уен яшәү һәм үлем мәсьәләсе иде. Безнең өчен бу җиңү Россия чемпионатында җиңүгә тиң, чөнки сезонга әзерлек бик үк көчле түгел иде. Бик тә җиңәргә теләдек», — дип уртаклашты волейболчы.
Волейболчы команданың сезонга максатлары турында сөйләде. «Һәр спортчы беренче урыннарны гына алырга тели. Без артка карамыйбыз, ул тарих инде. Безнең яңа команда, без һәр уенга чыгабыз һәм җиңәргә тырышабыз», — диде ул.