Татарстанда зур чараларны оештыручылар битлек киюне таләп итәргә тиеш
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда зур чараларны оештыручылар тамашачыларның битлек режимны үтәүләрен контрольдә тотарга тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. «Без бүген карар кабул иттек. Күпсанлы кешеләр белән күмәк чара үткәрелгәндә, чараны оештыручылар битлек киеп йөрүне контрольдә тотсын өчен аерым пункт язачакбыз. Элегрәк алар чарада катнашучыларны битлек белән тәэмин итәргә тиеш дигән пункт бар иде, бүгенгә контроль пункты эшләнде», — диде спикер. Мәйданчыкларда волонтерлар яки хезмәткәрләр эшләргә тиеш булачак, алар рәтләр буйлап йөриячәк һәм тамашачыларны саклану чараларын кияргә мәҗбүр итәчәк. Баш санитария табибы сүзләренчә, чараларда еш кына яшьләр кагыйдәләрне үтәми. Биючеләр секторы белән концертлар үткәрү Роспотребнадзор белән беренчел килешүдә рөхсәт ителә. Мәйданда социаль дистанцияне үтәү өчен билге булырга тиеш. Август азагында Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда концертлар «бию» һәм «фан-зона» секторларыннан башка гына үткәреләчәк.