Буа районы фермеры пенсионерларга ярты тоннадан артык алма өләшкән
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Буа районында яшәүче фермерлар — Дәүләтшиннар гаиләсе пенсионерларга ярты тоннадан артык алма өләшкән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фермерлар Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннар берничә ел элек башкаладан туган авыллары — Бик-Үтигә үзләренең яшьлектәге алма бакчасын торгызу өчен кайткан. 2018 елда алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн сум грант акчасын алалар һәм 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерә башлыйлар. Җәй көне алар плантациясендә бик тәмле җиләк өлгерә, ремонтант кура җиләге үстерәләр, быел көз 2017 елда утыртылган алмагачлардан беренче тапкыр уңыш җыйганнар. «9 меңнән артык биш сорт алмагач үсентесе утыртылды, аларның күбе озак саклана торган сортлар. Әлегә алмагачларның 1/3 генә уңыш бирде, бер алмагач уртача 10 кг алма бирә. Киләчәктә һәр алмагачтан утыз килограмм алма алырга өметләнәбез», — ди Җәмил Дәүләтшин. Быел фермер 16 гектарда 22 мең үсенте утырткан, яңа технология буенча тагын 5 мең үсенте утыртырга уйлый. Кабардино-Балкариядан кайтарылган махсус терәк, тамчылы сугару системасы белән. Куаклар рәте — дүрт метр, ә үсентеләр арасы бер метр калдырылган.