Марат Садыйков янә Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Марат Садыйков янә Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
«Садыйков Марат Наил улын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләргә», – диелә документта.
Марат Садыйков республика министрлыгын ике елдан артык - 2018 елның февраленнән бирле җитәкли.
Республика министрларының бер өлешен Рөстәм Миңнеханов кичә раслады инде.