Равил Кузюров Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры итеп яңадан Равил Кузюров билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Кузюров Равил Афраимовичны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләргә», диелгән документта. Ведомство җитәкчесе урынында Равил Афраимович 2018 елның февраленнән алып эшли. 18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде.