Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгын янә Айрат Хәйруллин җитәкләячәк
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты. «Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләргә», диелгән документта.