Зарипова яңадан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Эльмира Зарипова Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе вазифасына билгеләнгән. Бу хактагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты. «Зарипова Эльмира Әмир кызын Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләргә», диелгән карарда. Эльмира Зарипова республика ведомствосын алты ел (2014 елның октябреннән алып) җитәкли.