Рөстәм Заһидуллин Татарстан юстиция министры вазифасында кала
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юстиция министры итеп Рөстәм Заһидуллинны билгеләделәр. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыдагы указга имза куйды. «Заһидуллин Рөстәм Илдус улын Татарстан Республикасы юстиция министры итеп билгеләргә», диелгән указ текстында. Заһидуллин республиканың Юстиция министрлыгы җитәкчесе вазифасын 2017 елның июненнән башкара.