Татарстанда сентябрьнең соңгы көне коры һәм җылы булачак
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстанда коры, җылы һәм аяз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр фаразлана.
Төнлә температура 3тән 8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәк буенча урыны белән 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әбиләр чуагы сентябрь ахырына кадәр тоткарланачак, дип хәбәр иткән иде.