Синоптиклар Татарстанда 1 градуска кадәр салкын көтелүе турында кисәтә
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән төнлә һәм иртән 1 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте кисәтә. Шул ук вакытта синоптикларның якынча фаразына караганда, республика территориясендә, коры, аяз һәм кояшлы һава торышы сакланачак.