Галимнәр яман шеш күзәнәкләрен бетерүнең яңа ысулын тапкан
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Санфорд Бернем Пребис фәнни-тикшеренү институты Америка галимнәре яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшнең яңа ысулын ачыклаган. Бу хакта MedicalXpress сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Тикшеренүчеләр бу гипотезаны тычканнарда тикшергән, аларга кешенең яман шеш күзәнәкләре урнаштырылган. Нәтиҗәдә, барлык кимерүчеләрдә яман шеш барлыкка килү шактый акрынайган. «Без төш күзәнәге каналлары ясалмаганда тиз үсә торган яман шеш күзәнәкләре җимерелүен күрсәттек. Ул сәламәт күзнәкләргә йогынты ясамый, алар туктап тора, аннан яңадан үз халәтенә кайта», — диде тикшеренү авторларының берсе Стивен Сакум. Галимнәр ачыш яман шешнең агрессив яки метастатик формаларын дәвалауда яңа алым формалаштырырга мөмкин, дип саный.