Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде. Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига бүген, 17.00 сәгатьтән соң Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган. «Скания» бензовозы белән «Сузуки» кроссоверы кара-каршы бәрелешкән.
Бәрелешкәннән соң, йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән, ә чит ил машинасы юл кырыена чыккан.
«Һәлакәттә „Сузуки“ автомобилендә утырган йөкле хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде шаһитлар.