2016 елдан бирле беренче тапкыр евро бәясе 92 сумнан артты
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы дүрт елда беренче тапкыр евро курсы 92 сумнан артты. Бу турыда «Известия» хәбәр итте. Мәскәү биржасында сәүдә вакытында 16.20 сәгатьтә евро бәясе 92,02 сум булды. Моңа кадәр 21 сентябрьдә евро бәясе 91 сумга җитеп, рекорд куелган иде.