Казанда ат спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге була
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда ат спорты буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.
Ат чабыш 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр, ә конкур буенча 2-4 октябрьдә узачак. Ярышларда 12 яшьлек балалар, үсмерләр, яшүсмерләр, өлкәннәр, шулай ук дүрт, биш, алты һәм җиде яшьлек атларда өлкәннәр катнашачак.
Конкур буенча программага 90 см дан 140 см га кадәр биеклектәге тугыз маршрут керә.