Әлки районының «Форпост» командасы зона спартакиадасында иң яхшысы булып танылды
(Әлки, 27 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районының «Форпост» отряды команда зачетында зона спартакиадасында 1 урын һәм аркан тарту буенча 1 урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район егетләре һәм кызлары «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең икенче зона спартакиадасында Чистай шәһәренең Комсомол дружинасы әгъзасы Александр Вотяков истәлегенә багышланган күчмә кубокка ия булды. Алар шәхси зачетта да яхшы чыгыш ясады. Аграр көллият студенты Салават Сәгаутдинов турникта күтәрелү буенча икенче урынны, Базарлы Матак мәктәбе укучысы Ильяс Садыйков йөгерү һәм ату буенча беренче урынны, автомат җыю һәм сүтү буенча өченче урынны алды. Карен Насыйбуллин гранат ыргыту буенча 1 урын һәм гер күтәрү буенча 2 урын алды. Аграр көллият студенты Екатерина Жигулина — автомат җыю һәм сүтү буенча беренче, гранат ыргыту буенча икенче.