Төркия Дин эшләре идарәсе Мәскәү Җәмигъ мәчетен биш еллыгы белән котлый
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Дин эшләре идарәсе мөфти шәех Равил Гайнетдин адресына Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңартылган һәм киңәйтелгән комплексы ачылуга биш ел тулу уңаеннан котлау юллаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Иң мөһим рухи үзәк һәм мәгърифәт чыганагы булган Мәскәү Җәмигъ мәчете алга таба да милләтара һәм динара тынычлыкны ныгыту эшендә зур файда китерә, Россия һәм бөтен мөселман дөньясына белем һәм рухилык, игелек һәм тынычлык алып бара алачак», - диелә котлауда.