Миңнеханов Зайцев белән пандемиядә хезмәттәшлек турында фикер алышты
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада региональ хакимият органнары һәм прокуратура хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Миңнеханов һәм Зайцев шул исәптән коронавирус инфекциясе пандемиясендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләште. «Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.