Магнитогорск «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашты
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск бөтендөнья #ТатарчаДиктант белем бирү акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел #ТатарчаДиктант белем бирү акциясенә стандарт булмаган хәл үз төзәтмәләрен кертте. Быел туган телне белүне, турыдан-туры катнашудан тыш, онлайн-элемтә аша да тикшереп булды. Бу юлы Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Нәби Дәүли текстыннан өзек бирелде. Аны татар теле укытучысы Альбина Гафарова укыды.