123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

Гөлнара Абитова 30 ел буена Яшьләр театрында эшләвенә бер дә үкенмәвен әйтте

0
Гөлнара Абитова 30 ел  буена Яшьләр театрында эшләвенә бер дә үкенмәвен әйтте

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы үтә. Актриса «Татар-информ» хәбәрчесенә театрда 30 ел эшләвен, актерлык һөнәрен сайлавына үкенмәвен әйтте. «5-6 ел эчендә эшләрен алмаштырып торган кешеләрне аңламыйм, мин ул гамәлне хупламыйм. Минемчә, кеше бер эштә гел әйбәт кенә эшләргә тиеш. Балачагымнан ук үземне артистка булырга әзерләдем», — диде Гөлнара Абитова һәм алтмышка якын роль башкарганын, спектакльләр арасыннан чит ил классикасын яратканын әйтте.

Актриса беренче адымнарын «куркыныч иде», — дип искә алды. «Әле дә каушата. Хәтерлим, әниләр газеталар алдыра иде. Мин дүртенче сыйныфта укыганда ук үз-үземә актриса булам, дидем. Театр училищесына укырга кабул итәләр икән, дигән игълан күрдем дә, тәвәккәлләдем. Бүгенгәчә театрыма тугры калып хезмәт итәм. Үкенмәдем», — дип сөйләде юбиляр. Тантана вакытында Татарстан Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алинә Гюрелли Гөлнара Абитовага алга таба да яңа рольләре, таланты, уңышлары белән сөендерер дип ышанып калуын әйтте һәм «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль тапшырды.

Гөлнара Абитова, шулай ук, Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үтерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы белән дә бүләкләнде. «Артист гомере рольләре белән билгеләнә. Яңа рольләр, тагын да яңа биеклекләр, зур масштаблы образлар телим», — диде Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Кариев театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов сүзләренчә, Гөлнара Абитова булган җирдә бәйрәм рухы туа. «Драматик рольләрне дә ул позитив яссылыкта тамашачыга җиткерергә тырыша. Беркайчан да зарланмый, чөнки эчке халәте шундый», — дип бәяләде ул.

«Телебез, милләтебез юкка чыкканда син гомереңне татар театрына, сәнгатькә багышладың. Мин, чыннан да, халкыма хезмәт иттем дип горурланып яшәргә язсын», — дип котлады Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры исеменнән. Кичәдә «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде. Бәйрәм азагында юбилярны котлап театр училищесында укыган курсташлары менде. Алар арасында Резидә Төхвәтуллина, Инсаф Абдулла, Әлфия Хәбибуллина һәм башкалар бар иде.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о зеленых облигациях


Спорт в России и мире
Москва

РМОУ презентовал издательский проект «Притяжение Сочи» на форуме «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев разбил ракетку после поражения на турнире в Барселоне


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о сохранении экологии Севастополя





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Денис Мацуев

Денис Мацуев представил музыкальный фестиваль в Ставрополе



Москва

Прокуратура ФРГ возобновила расследование о пропаже владельца OBI Хауба

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net