Журналистларга ковидтан вакцинаны өстенлекле тәртиптә ясарга тәкъдим иттеләр
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Журналистлар үзләрен куркыныч төркеменә кертүне һәм яңа коронавирустан вакцина ясауны өстенлекле тәртиптә уздыруны сорый. Бу хакта «Парламентская газета» яза. «Масс-медиа хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре яки укытучылар кебек үк көн саен үзләрен куркыныч астына куярга мәҗбүр. Россия журналистларын ковидтан ирекле вакцинация ясау мөмкинлеге бирелә торган өстенлекле һөнәрләр исемлегенә кертү максатка ярашлы дип саныйм», — диелә Дәүләт Думасы депутаты Евгений Ревенкога журналистлар мөрәҗәгатендә. Ул масс-медиа вәкилләренең фикерен хуплады һәм дүшәмбе, 28 сентябрьдә, тиешле хатны Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә җибәрергә әзер булуын белдерде. Пандемиянең беренче дулкыны вакытында журналистлар «кызыл зоналарда» һәм иҗтимагый объектларда булды. Алар һөнәре буенча кеше күп җыелган урыннарда эшләргә һәм әңгәмәдәшләре белән даими аралашырга мәҗбүр була, диелә мөрәҗәгатьтә. Әлегә Covid-19 авыруыннан вакцинацияләүнең өстенлекле төркеменә медидицина хезмәткәрләре һәм укытучылар, социаль яклау һәм җәмәгать транспорты, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, шулай ук полиция хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар кергән. Беренче булып коронавирустан прививканы табибларга ясарга планлаштыралар. Вакцинация ирекле булачак.