Владимир Путин Россия, Кытай, Пакистан һәм Мьянма гаскәрләренең өйрәнүләрен карады
(Казан, 25 сентябрь,«Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Әстерхан өлкәсендә Капустин Яр полигонында «Кавказ-2020» стратегик команда-штаб өйрәнүләре мәйданчыгында булды. Дәүләт башлыгы Россия солдатларының Әрмәнстан, Беларусь, Кытай, Пакистан һәм Мьянма хәрбиләре белән бергә шартлы көндәш һөҗүменә каршы торуын күзәтте. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Кавказ-2020» өйрәнүләре «Көньяк хәрби округы җитәкче составының һәм хәрби идарә органнарының хәрби әзерлеген тикшерү, тынычлыкны саклау һәм хәрби иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә гаскәрләрнең үзара хезмәттәшлеге дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук уртак бурычларны хәл итү барышында РФ Кораллы көчләренең һәм партнер-дәүләтләр мәнфәгатьләрен яклау әзерлеген тикшерүгә юнәлдерелгән», дип искәртә маневрларны оештыручылар. Капустин Яр полигонында Россия контингенты кораллы көчләрен Көньяк хәрби округының 58нче армиясе солдатлары һәм офицерлары, Көнбатыш хәрби округының 20нче армиясе бүлекчәләре, шулай ук һава-десант гаскәрләре, авиация, ракета гаскәрләре һәм артиллерия хәрбиләре тәкъдим итте. Бер үк вакытта Кара һәм Каспий диңгезе акваторияләрендә Россия һәм Иран Ислам Республикасы Хәрби-диңгез флоты корабларының уртак гамәлләре башкарыла. «Кавказ-2020» маневрларында барлыгы алты дәүләтнең 80 меңгә якын хәрби хезмәткәре катнаша.