Разведчик Исхак Әхмәровның шәхси әйберләрен кызы Татарстан вәкиллегенә тапшырган
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга легаль булмаган разведчик Исхак Әхмәровның (1901-1976) кызы әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Екатерина Исхаковна әйтүенчә, ул тапшырган киемнәрне Исхак Әхмәров АКШка сатып алган булган. Равил Әхмәтшин легендар разведчикның бәяләп бетергесез әйберләре өчен рәхмәт белдерде. «Алар Милли мәдәният музее фонды коллекциясенә керәчәк, анда Исхак Абдулла улына багышланган даими экспозиция бар», - диде ул. Разведчикның кызы тапшырган эшләпә һәм пәлтә ярлыкларында «Нью-Йорк» дип язылган. Күлмәк Американың «Saks Fifth Avenue» элиталы кием кибетеннән, ә пәлтә 1892 елда нигез салынган һәм безнең көннәрдә дә уңышлы эшләп килүче «Abercrombie & Fitch Co» компаниясе кибетендә сатып алынган. Туфлилар Англиядә эшләнгән һәм "B. Altman & Co"компаниясе өчен булдырылган лимитлаштырылган коллекциягә кергән. Шунысы игътибарга лаек, аларда 1975 елгы «Правда» газетасы сакланып калган, аны үз куллары белән Исхак Әхмәров үлеменә бер ел кала, форманы саклау өчен түфли эченә салган, диелгән хәбәрдә.