Татарстанда салым хезмәтеннән 3 миллион сумын яшергән компания директорына суд була
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда салым һәм иминият хезмәтләреннән 2,7 миллион сумын яшергән компания директорына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның ноябреннән 2019 елның июленә кадәр «Трансресурс» ҖЧҖнең 38 яшьлек җитәкчесе салым түләнергә тиешле 2,7 миллион сумын яшергән. Моның өчен ул контрагентлар белән башка оешма аша исәпләшеп, фирма счетыннан акчаны алган. Ир-ат гаебен таныган, беркая да китмәү турында гариза язган. Тикшерү вакытында фирма башлыгының милкенә — җиренә, күчемсез милкенә һәм алты автомобиленә арест салганнар. Аларның гомуми бәясе 4,4 миллион сум тәшкил иткән. «Оешманың зур күләмдә акчасын яшерү» маддәсе буенча җинаять эшен Әлмәт шәһәре судына җибәрәчәкләр.