Санкт-Петербургта татар мәдәнияте музеендагы чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Ленинград өлкәсе халыклары Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музеенда Ачык ишекләр көне узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында үткәрелде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Файда» татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Айрат Маннанов музейның тарихы һәм меценатлар белән активистлар тапшырган беренче экспонатлар турында сөйләде. Татар мәдәнияте интерактив музее коллекциясендә Татарстаннан мәдәният һәм сәнгать, көнкүреш предметлары тәкъдим ителгән. Алар арасында татар йортындагы мич, милли бизәкле сөлге, бизәкле сандык, көянтә, керосин лампасы, картина, музыка уен кораллары һ.б. бар.