123ru.net
World News in Tatar
Сентябрь
2020

XX гасыр башы шагыйре Миргазиз Укмасыйның язмалары тупланган китап тәкъдим ителде

0
XX гасыр башы шагыйре Миргазиз Укмасыйның язмалары тупланган китап тәкъдим ителде

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Г.Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевнең XX гасыр башы шагыйренә багышланган «Миргазиз Укмасый: әсәрләр, мәкаләләр, истәлекләр» китабы тәкъдим ителде. «1990нчы елларда XX гасыр башы әдәбиятын өйрәнүгә омтылыш үсте. Без шул елларда XX гасыр башында иҗат иткән 89 шагыйрьнең әсәрен туплаган җыентык чыгарган идек. Җыентыкны әзерләгәндә Миргазиз Укмасыйга игътибар иттем. Ул шагыйрь генә түгел, җыентыкта хатын-кыз язмышына багышланган өч хикәясе урын алды. Ул чордагы күп кенә әдипләребезне кайтарасы бар әле», — дип сөйләде Зөфәр Рәмиев Китапта Миргазиз Укмасыйның шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм К.Насыйри, Г. Тукай, Ф.Әмирхан һ.б. турында истәлекләре басылган. Аларның күбесе укучыларга хәзерге татар язуында беренче тапкыр тәкъдим ителә. Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов бу китапны татар әдәбияты тарихын өйрәнүдә зур адым дип саный. «Миргазиз Укмасый үзенең иҗаты белән ул чорда киң таралган мотивларга, сурәтләү чараларына, әдәбият яңарышына зур өлеш керткән шагыйрь. Миргазиз Укмасый тирән белемле була, халык авыз иҗаты әсәрләрен яратып өйрәнә. Укмасыйның егермеләп шигыре милләт язмышы турында», — ди ул. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукайны дәвам иткән кешеләрнең әсәрләрен дә барларга кирәклеген әйтте. «Миргазиз Укмасыйның хатирәләре, мәкаләләре, истәлекләре бик кадерле, чөнки ул шул елларның мохитен бик кызыклы итеп аңлатып биргән. Зариф Бәшири шигырьләрен туплап, китап чыгру да яхшы булыр иде. Фәрит Ибраһимов, Габдулла Харис — барысы да Тукайны дәвам иткән кешеләр, яшьләргә аларны күбрәк укырга кирәк», — ди ул. Китапны тәкъдим итү кичәсендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Миргазиз Укмасый шигырьләрен, ул өйрәнгән татар халык көйләренең тарихларын сөйләделәр. Миргазиз Укмасый (чын фамилиясе Зәбиров) 1884 елның 14 июнендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туа. Аның яза башлавы 1903 елга туры килә. Поэзиядә ул Тукай шигъри мәктәбе традицияләрен дәвам иттерүче буларак таныла. 1931 елда ул, советка каршы эшчәнлектә гаепләнеп, гаепсезгә кулга алына һәм сигез елга сөргенгә хөкем ителә. Төрмәдән азат ителгәч, 1945 елда яңа шигырьләре чыга. 1945 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1946 елда Казанда вафат була.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о создании парка «Яуза»


Спорт в России и мире
Москва

Команда АО "Желдорреммаш" стала призером СпортЛиги ТМХ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Подмосковный «ЭкоЛайн» и «Сбер» начали сотрудничество





Путин в России и мире
Москва

Гарантные манеры: Алиев оценил роль Москвы в поддержании мира на Кавказе


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Сегодня президент Беларуси Александр Лукашенко встретился в Минске с губернатором Поморья Александром Цыбульским




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В МИД РФ рассказали, как США отвлекли внимание от нового транша Киеву


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Блогер Ксения Собчак показала рисунок сына Тимати, где он изобразил свою мать



Москва

Бешеный спрос: цена на машино-место в новостройках Москвы может превышать 20 млн

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net