Путин 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка индексацияләнәчәген әйтте
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә федераль бюджет керемнәре кимүгә карамастан, пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән шактый югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта сенаторлар белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте. «Киләсе елда Россиядә пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырга күбрәк. Ягъни, без бу юнәлештә гражданнарга вәгъдә иткәнчә эшләячәкбез», — диде Путин. Аның сүзләренчә, начар факторлар аркасында федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән, ә чыгымнар 23 процентка арткан. Өстәмә керемнәрне элегрәк тупланган финанс резервлары һәм сыгылмалы фискаль сәясәт тәэмин итә. «Бюджет керемнәре белән бәйле катлаулы вазгыятькә карамастан, сыгылмалы карарлар табып, икътисадны сыйфатлы, структуралы яңарту өчен фискаль системаның стимуллаштыручы ролен саклап кала алдык», — дип аңлатты Путин.