Татарстанда коронавирустан 74нче пациент вафат булды
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта. 1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була. Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланды.